Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен мәктәп программасына кертергә тәкъдим иттеләр
2019 ел башыннан Татарстан юлларында 15 бала һәлак булды.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин юл хәрәкәте кагыйдәләре дәресләрен мәҗбүри мәктәп программасына кертергә тәкъдим итте. Мондый инициатива белән ул Татарстан Министрлар Кабинетында Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында чыгыш ясады.
Татарстан буенча эчке эшләр министры сүзләренчә, бүген укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре факультатив рәвешендә генә укытыла.
«Мәктәпләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләре дәресләрен үткәрү сәгатьләре бик аз. Республиканың Мәгариф министрлыгына юлларда имин тәртип кагыйдәләрен өйрәнү дәресләрен укыту программасына кертү инициативасы белән федераль дәрәҗәгә чыгарга тәкъдим итәм», — диде Артем Хохорин.
2019 ел башыннан Татарстан юлларында 15 бала һәлак булды. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы сүзләренчә, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белмәү сәбәпле, бала еш кына юл-транспорт һәлакәтенә очрый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз