Юл хәрәкәте иминлегенең сыйфаты, нәтиҗәлелеге, перспективалары карала
Республика ЮХИДИ идарәсендә шул мәсьәләләргә багышланган форум башланырга тора
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Бүген сәгать 10да ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә Республика фәнни-гамәли конференция башлана.
«Юл хәрәкәте иминлегенең сыйфаты, нәтиҗәлелеге, перспективалары» дип аталган әлеге форумда идарә башлыгы Рифкат Миңнеханов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров, ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр урынбасары Николай Суржко, ТР мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова һәм республиканың башка министрлыклары, ведомстволары, фән һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнаша. Шул хакта «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итеп, ЮХИДИ идарәсенең юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау бүлеге конференциягә кадәр иҗади эшләрдән төзелгән күргәзмә эшли башлавын белдерә.