Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары кабат радарлар белән эшли башлады
Мобиль радарлар белән эшләүне туктатканнан соң тизлекне арттыру аркасында һәлакәтләр саны өч тапкырга арткан.
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Радарлар, ягъни тизлекне мобиль билгеләгечләр белән эшнең яңартылуын хәбәр итте Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, дәүләт автоинспекторлары быел июль аенда юлларда тәртип бозуларны ачыклауда фото һәм видеофиксацияләр куллануны туктаткан иделәр.
Шушы вакыт эчендә, һәлакәтләр буенча анализлар күрсәткәнчә, тизлекне арттыру нәтиҗәсендә килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре 2 тапкырга, үлүчеләр саны 3 тапкырга, зыян күрүчеләр 4 кешегә арткан, дип әйтелә хәбәрдә. Шунлыктан, скоростемерлар белән эш яңартыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз