news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре яңа эш машиналары алачак

Ачкычлар тапшыру тантанасы Россиянең Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ (ГИБДД) төп бинасы каршында уздырыла.

Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре яңа эш машиналары алачак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Россиянең Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ (ГИБДД) автомобильләр паркы яңа машиналар белән тулыландырыла. Ачкычлар тапшыру тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә.

Татарстан Президентының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, яңа эш автомобильләрен тапшыру тантанасы көннең беренче яртысында ЮХИДИ (ГИБДД) идарәсенең Оренбург трактындагы төп бинасы янындагы мәйданда уздырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot