Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Юл читенә төшеп әйләнеп капланган чит ил машинасында ике хатын-кыз зыян күргән
Авария бүген иртән Казаннан Малмыж юлында булган.
![Юл читенә төшеп әйләнеп капланган чит ил машинасында ике хатын-кыз зыян күргән](https://tatar-inform.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2020/8/6/6725715245f6e7c9853db142cea87f8520aed802b827bddf3360dfc653a5.jpeg)
(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Татарстанда юл читенә төшеп әйләнеп капланган чит ил машинасында ике хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итә.
Авария бүген иртән Казаннан Малмыжга алып бара торган юлда булган. Биредә «Шкода» машинасы юл кырыена төшеп китә һәм әйләнеп каплана.
![](/resize/750/images/uploads/news/2020/8/6/a441cbca7d3c78025aefe14a2ed1eaf76734513b999d63440ab1392159a5.jpeg)
«Ике хатын-кыз зыян күрде. Берсенең бик җитди җәрәхәтләре бар. Икесен дә хастаханәгә алып киттеләр», — диделәр юл-транспорт һәлакәтләренең шаһитлары.
![](/resize/750/images/uploads/news/2020/8/6/44c52a39e5ee212489ec7b4be47a0c4fce61431bc7675dedd10323144b65.jpeg)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз