news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юксыну//ҮЗЕ ЧАЯ, ҮЗЕ СӨЙКЕМЛЕ...//21 сентябрь, №38

Юксыну//ҮЗЕ ЧАЯ, ҮЗЕ СӨЙКЕМЛЕ...//21 сентябрь, №38

Казан дәүләт консерваториясенең әзерлек бүлегенә укырга кергән елларымда Вафирә өченче курста укый торган һәм сабакташлары арасында инде популярлашып килә торган җырчы иде.

Алай гына да түгел, татар шагыйрьләре, композиторлары, аңа өметләр баглап, җырларын, яңа әсәрләрен дә тәкъдим итәләр, төрле кичәләргә җырларга чакыралар. Ни өчендер, иң беренче тыңлавымда ук минем күңелемә ул нәкъ менә бөек шагыйребез Һади Такташның “Алсу” шигыренә җырлана торган җыры белән бик матур тәэсир итте. Мин бу җырны беренче мәртәбә Вафирә башкаруында ишеттем. Сәхнәдә чибәр, матур тавышлы кыз Вафирә нәкъ менә үзе турында җырлый кебек тоелды миңа. Ул көнне Вафирә Казан дәүләт консерваториясенең 2 нче катында урнашкан залның сәхнәсендә вокал дәресләре буенча чираттагы имтиханын тота (җырлый) иде. Залда вокал дәресләрен укыта торган күренекле профессорлар (алда утырганнар) һәм без — студентлар — тыңлап утыручылар.

Вафирә җырлый:

Алсу килә, уйный-көлә

Үзе чая, үзе сөйкемле.

Үзе усал, үзе болай бер дә

Усал түгел кебек шикелле...

Сәхнәдә татар кызларының бөтен матурлыгын, сөйкемлелеген, чаялыгын, батырлыгын үзенә җыйган зифа буйлы япь-яшь ханым. Ә тавышы бик матур, иркен агыла, бернинди авырлыксыз җырлый, инде аңа алга таба укып торасы юк кебек, тавышы белән бик җиңел идарә итә. Ә җырындагы Алсу образын, аның гүзәллеген ихлас күңеленнән җырлап тасвирлый. Такташның “Алсу”ы һәм Вафирә арасында күп охшашлык бар кебек тоела. Әйтерсең лә Такташ бу шигырен язганда Вафирәнең дә чибәрлеген, холкын күздә тотып язган.

Әйе, Вафирә татар халкының гүзәл, сөйкемле, чая, талантлы, кыю кызы иде (“иде” дигән сүзне язуы да авыр). Без аның белән берничә ел бер тулай торакта яшәдек. Үз телебездә сөйләшергә ярамаган елларда миңа аның чатнатып татарча сөйләшүе дә бик ошый иде. Ул вакытларда консерваториянең төрле курсларында җырчы булыр өчен укыган безнең буын студентлары — күбебез авыл балалары идек. Моның өчен бөек шәхес — ул вакыттагы ректор, танылган композитор Нәҗип Гаяз улы Җиһановка рәхмәтлебез. Нәкъ менә ул, шәхсән үзе, авыл җирләрендә туып үскән милли талантларга — татар яшьләренә зур игътибар күрсәтә иде, укытып чыгарырга, белемле, мәгърифәтле кешеләр итәргә тырышты ул.

Без укыган заманнарның үз үзенчәлекләре бар иде: авылдан килгән татар кызлары, егетләре үз телләрендә сөйләшергә оялып, русча сөйләшергә тырышалар. Бу җәһәттән дә Нәҗип абыйны (без аны якын күреп авылча, Нәҗип абый, дип йөри идек) искә төшермичә булмый, әгәр татар балаларының үзе белән вата-җимерә русча сөйләшергә тырышуларын сизсә: “Үз туган телебездә сөйләш минем белән”, — дип төзәтеп куя иде (шәхсән минем үзем белән шулай булганы бар). Ул елларда укыган татар кызларының татарча белгәнлекләрен мин шактый озак еллар узгач кына белеп шаккаттым. “На всякий случай” русча сөйләшә торган булганнар икән. Ә Вафирә татарча сөйләшергә курыкмый, оялмый, татарча уйный-көлә, шаярта, җырлый. Шуңа күрәдер дә мин аңарга тартылдым.

Медицина буенча махсус белемем булганга күрә, тулай торакта яшәгән күп кенә студентларга медицина ярдәме күрсәтергә туры килә иде миңа. Бу хакта Вафирә дә еш кына мөрәҗәгать иткәләде. Ул яшәгән ике урынлы бүлмәгә кергәч, Вафирәнең җыйнак, чиста, пөхтә яшәвенә игътибар итмичә мөмкин түгел. Ул инде кияүдә, бәләкәч кызы — бик матур курчак кебек Камиләсе бар иде.

Укып чыгып шактый еллар эшләгәч, безгә бер йорттан фатир бирделәр. Ирем Хәйдәр, улым һәм мин беренче подъездда, Вафирә үзенең гаиләсе белән икенче подъездда яшәде. Йөрешеп яшәдек, безнең ул вакытта бәләкәй улыбызны бик ярата иде ул, аның теле ачыла башлаган чакларда безгә, аны сөйләштереп кызык табу өчен, махсус керә иде.

Гомумән, Вафирә һәрнәрсәдән кызык таба, һәрвакыт ачык йөзле, шат күңелле, оптимист булды, көлкеле, шул ук вакытта зыялы мәзәкләр сөйләргә ярата, тирә-юнендәге бөтен кешене “авызына каратып” тота белә иде. Хәйдәр, мин һәм Вафирә бергә очрашкан чакларыбызда иҗат, сәнгать турында да сөйләшә, үз фикерләребез белән уртаклаша идек. Бер-беребезнең концертларын калдырмаска тырыштык без.

Милли азатлык көрәше башланган елларда да концерт-митингларда бергә җырлап йөрдек. Ул вакытта халык митингларга йөрергә күнекмәгән, шуңа күрә концерт-митинг булачак дип, безнең фамилияләребезне язып афишалар эләләр иде. Вафирәнең милли сәясәттә кыю көрәшче булуы турында үзенә бер зур күләмле әсәрләр иҗат ителер әле. Чөнки Вафирә тормышын, иҗатын бәйсезлегебез өчен көрәшкә багышлаган ул елларда күп кенә күренекле шәхесләребез посып яшәде- ләр, ә соңыннан бик “җитди милләтпәрвәр” булып киттеләр.

Җырчы буларак бик матур тембрлы, йомшак лирик сопрано тавышка ия һәм йөрәгендә милләтенең моңы, гаме яткан зур җырчы ул Вафирә. Аның музыкаль белеме бик тирән иде: башта Алабуга мәдәни-агарту училищесын, аннан Казан музыка училищесын һәм Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын тәмамлады. Рус һәм башка телләрдә җырлап, Россиянең төрле театрларында, филармонияләрендә дә эшли алган булыр иде ул. Әмма Вафирәдә ватанпәрвәрлек хисе зур, йөрәге тумыштан килгән чын татар моңы белән тибә иде. Һәм ул үзен туган халкына хезмәт итүгә багышлады.

Профессиональ җырчы булырга омтылган яшьләребез, Вафирәнең магнитофон тасмаларында сакланып калган язмаларын тыңлап, үзләре өчен бик күп файда ала алалар. Ә татар халкына, безгә — аны яраткан, хөрмәт иткән коллегаларына, дусларына, балаларына аның безнең арабызда булмавын аңлавы авыр, бик авыр. Бу тормышка, җәмгыятькә бүген дә Вафирә җитми...

Зөһрә СӘХӘБИЕВА,

Татарстанның халык артисткасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot