news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юксыну // УЛ ЗАМАННЫ СИЗӘ БЕЛДЕ

Юксыну // УЛ ЗАМАННЫ СИЗӘ БЕЛДЕ

Артист өчен иң зур бәхет ул — режиссерның сине аңлавы, эчке дөньяңны тоеп һәм, иң кирәклесе, синең теге яки бу рольгә мөмкинчелегеңне күрә белүе һәм сиңа ышануы. Артист буларак, әлбәттә. Ышану һәрвакыт иҗат кешесен канатландыра, иҗат дәрте уята. Минем өчен Празат абый Исәнбәт шундый режиссерларның берсе иде.

Алар белән тормышта бик аралашып, кунакка йөрешеп яшәмәдек. Безне театр бер-ләштерде. Ул мине үземә караганда да күбрәк белә кебек иде. Әгәр минем иҗат биографиямә күз салсаң, Празат абый белән эшләгән спектакльләрсез ул шактый ярлы булыр кебек. Ул минем иҗади тормышымны тулыландырды, баетты. Уйныйсы килгән роль-ләр аның аша килде.

Аның куелышында Шәриф Камалның “Акчарлаклар” спектакле декорациясе, музыка, җырлары, артистлары бербөтен образга әйләнде – чит җирләргә сибелгән халкым образы булып чагылды. Балык исе аңкый торган тозлы диңгез буена бәхет эзләп килгән геройларның бәхетсезлеген тоеп, тамашачы спектакльне аңлап, яратып кабул итте, Газизә җыры халык җырына әверелде.

Ә инде Г.Камалның “Бан-крот”ы, киресенчә, заманны алдан тою белән, җиңел кабул ителә торган спектакль, чын мәгънәсендә алга китеп күзаллау — театр сәнгатендә заманны узып карау иде. Чишелеше бик тә заманча. Татар халкының заман үзгәрә бару белән гореф-гадәтләре, йолалары үзгәрә баруына басым ясалган иде — болар барысының да хәзерге заманның инде фаҗигасенә әверелүе бер дә гаҗәп түгел. Гөлҗиһан образы исә аның тулы бер чагылышы. Бу спектакль бик күп бәхәсләр тудырды, ләкин заман Празат абыйның хаклы булуын тулысы белән исбатлады.

“Бәхетсез егет”тә үткән чорны тою бик тә сизелде. Декорация бик тә төгәл, һәрбер элемент күзгә ташлана, шул вакытны аңларга булыша. Мин, спектакль башланганда, “Сә-гать чылбыры”н җырлыйм, көйлим, бозлы тәрәзә аша улымны көтәм, ана йөрәге сыкрый, булачак фаҗигане сизә кебек, җырны болай, репетиция вакытында ярдәмче буларак кына кулланган идем. Озын көй, вакытны күп ала дип курыктым, ләкин Празат абый ахырына хәтле җырларга кушты һәм спектакльгә шулай кереп тә китте.

Гомумән, Празат абый артист-ка сәхнә иреге, артистка сак кына дөрес юнәлеш бирә иде. Үзе, искиткеч артист буларак, артистларны аңлый, аларга хәерхаһ була белде.

Без аның артист булып калуын да бик тели идек. Ул үзенең көчле логикасы, мәгънәсе белән кырыендагы артистны дөрес яшәтә, ярдәм итә. Ул килеш-килбәт, кыяфәт, буй-сын! Әле яшьрәк чакта “Хәерле юл” (Г.Әпсәләмов) спектаклендә бергә уйнарга туры килде, декреттан соң иде, сәхнәгә куркыбрак чыктым, ә ул, киресенчә, мине үсендерде, мактады: “...Шундый иттереп әйттең, ай-яй, мин югалып кала яздым”, — һәм шушы мизгелне гел искә төшерә иде.

Мөмкин булганда, үзенең спектакльләренә алырга тырышты. Гаяз Исхакый куела башлагач, “Зөләйха”, “Алдым-бирдем”, “Җан Баевич”та да нәни генә булса да эпизодлар бирде. “Сине Гаяз Исхакыйдан мәхрүм калдыра алмыйм бит инде,” — дия иде.

Ул бик күп белә, укымышлы, затлы нәселдән — Нәкый Исән-бәт улы. Аны сәгатьләр буе тыңлап була, тулы бер дәрес алып китәсең. Күңел белән аның тагын да күбрәк эшләвен тели, идек. Ул дан артыннан да кумады, үзен ашыктырмады. Ә ни гаҗәп: Празат абый эшләгән дә эшләгән, иҗатта кайнаган, тик тормаган. Радиода аның күпме язмалары. Аның кебек, җиренә җиткереп, укучылар күп түгел. Ул тел очыннан гына, матур итеп кенә укымый. Вакыйгага үзе белән ияртеп алып кереп китә, үзең дә сизмәстән сәгатьләр буе аның белән яшисең, шунда кайнашасың, сәяхәт итәсең. С.Сәй-дәшев турындагы документаль фильмда текстны укый, без Салих Сәйдәшевне күреп бел-мәгәннәр, аны күргәндәй булабыз, янәшәбездә тоябыз, музыкасын ишетәбез, ләззәт алабыз.

Күптән түгел Милли музейда Празат абыйның күргәз-мәсе булды. Әйе — күргәзмә! Вафатыннан күпмедер вакыт узгач, ул безгә яңадан кайтты, үзен искә төшерде, һәм ничек кенә! Күргәзмә шаулап узды. Барыбызны да шаккатырды, олы артистларыбызны да искә төшердек, яшьлегебезгә дә кире кайттык, Празат абыйның тагын бер талантына сок-ландык.

Безнең театр сөючеләребезгә, тамашачыларыбызга бүләк булып кайтты Празат абый. Нәкый Исәнбәт улы Празат абый үзенең талантлы, нык токымнан икәнен тагын бер кат исбатлады.

Нәҗибә Ихсанова, Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100