Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юксыну//ИМАНЛЫ ТАРИХЧЫ//27 февраль, №7
Язмыштан узмыш юк, дип сөйләсәк тә, Равил Әмирханның фани дөньядан китүенә әле дә ышанасы килми.

Туксанынчы еллар башы милли-азатлык хәрәкәте көчәеп, үз кочагына төрле шәхесләрне җәлеп иткән чор булды. Мин дә, Пермьнән татарлык хисенә сусап кайткан кеше буларак, җыелышларда, митинг, демонстрацияләрдә катнашырга тырыштым. Кайберләрендә без Равил белән бергә булгаладык. Ул бу җыелышларда катнашу- чыларны үзенә сөйләм осталыгы белән җәлеп итә торган кешеләрдән түгел, аларны тың- лаучы, анализлаучы иде. Ул язган брошюралар җыелыш-митингларда шактый күп таралды. Бигрәк тә Равилнең Вахит Имамов белән бергә язган, Чаллыда нәшер ителгән “Татарларның Ватан сугышы” китабы ул вакытта халкыбызның заманча тарихи аңын формалаштыруда зур роль уйнады.
Равилнең фатирына беренче килүем дә үк ул мине хәләл җефете Рәүфә белән таныштырды. Аның пөхтә итеп җыештырылган эш бүлмәсе китап, журналлар белән тулган. Бигрәк тә татар тарихына багышланган китапларның күплегенә игътибар иттем. Алар зур залдагы шүрлекләрдә дә шактый иде. Безнең заман зыялыларының байлыгы китап бит.
Мин тарих бүлегенә Пермь татарлары тарихын язар өчен эшкә алынган идем. Суверенлыкның бер чагылышы булган заманда төрле төбәкләрдә яшәгән татарларның тарихын язу проектын тормышка ашыру буенча зур аш башланган чак иде бу. Шушы юнәлештә шактый гына эш башкардым дип уйлыйм, Пермь татарларының XVI-XVIII гасыр тарихын чагылдырган мәкаләләрем төрле журналларда басылып чыкты. Кызганыч, миңа бигрәк якын һәм моңа кадәр эшләнмәгән темадан әкренләп читләшергә һәм аны икенче тема — татарларны христианлаштыру темасы белән алмаштырырга туры килде.
Бу хакта без берничә мәртәбә Равил белән дә киңәшләштек. Ул вакытта мин Батыршага багышланган мәкаләмне “Идел” журналында бастырган идем. Керәшен конторасы тарихы турында материаллар җыеп китап әзерли идем. Равилнең дә вөҗдан ирегенә багышланган хезмәтләре булганлыктан, бу тема аңа яхшы таныш иде. Ул миңа бу теманы тирәнрәк өйрәнергә һәм шушы юнәлештә монография эшләргә киңәш итте.
Туксанынчы елларда Равил безнең бүлектә генә түгел, бәлки институт күләмендә иң күп хезмәтләр авторы булды. Ул ел саен дистәләгән мәкаләләре белән төрле газета-журналларда, җыентыкларда укучыларга үз фикерләрен җиткерә торды. Шул арада ул докторлык диссертациясе өстендә дә даими рәвештә эшләде.
Равил 50 яшьлек юбилееннан соң, 1997 елның 24 апрелендә, докторлык диссертациясен яклады. Казан университеты диссертация советы утырышына Тарих институты хезмәткәрләре, татар тарихы белән кызыксынучылар җыелган иде. Совет әгъзалары Равилнең докторлык хезмәтен югары бәяләде.
Шул ук елның 19 ноябрендә Равил Әмирхан Тарих институтының тарих бүлеге мөдире итеп билгеләнде. Шул арада Татарстан китап нәшриятында аның “Иманга тугрылык” дип аталган күләмле хезмәте басылып чыкты һәм укучыларга таралды. Ике дистә еллар дәвамындагы иҗат җимеше булган бу хезмәт татар тарихын өйрәнүчеләр өчен хәзергә кадәр үзкыйммәтен югалтмаган китап. Автор бу хезмәттә халкыбызның тарихын, сәясәтен, мәгърифәт, матбугат, тел, әдәбиятка караган иң актуаль мәсьәләләрне яктырта.
Автор “Татар халкының Ватан сугышы” дигән мәкаләсендә 1552-1557 еллардагы канлы көрәш хакында тәфсилләп яза. 1812, 1941-1945 еллардагы кан коешлы сугышлар татар халкы өчен бернинди дә Ватан сугышы була алмады һәм була да алмый, ди ул. Кол хәлендә яшәгән халыкның империяне саклау өчен яуда катнашуын, һичшиксез, изге Ватан өчен көрәш дип атап булмый. Татарның чын мәгънәсендәге Ватан сугышы — 1552 елдан 1557 елга кадәр дәвам иткән азатлык көрәше. Равилнең бу фикерен хәзергә чаклы күпләр кабул итә алмый. Шулай да халкыбыз язмышына битараф булмаган һәр кеше бу фикерне белергә һәм ул хакта уйланырга тиеш.
Гомумән, Равилнең һәр китабы, һәр фәнни-популяр мәкаләсе тарих сөючеләр, татар мәдәнияте белән кызыксынучылар өчен яңача карашка ифрат бай, укучыларга бик күп яңа мәгълүмат бирә. Биредә аның, табигый таланты белән беррәттән, генетик тамырлары, Әмирханнар дәвамчысы булуы да зур роль уйнагандыр.
Күренекле галим, каләм остасы Равил Госман улының күләмле монографияләре дә, кыска гына язылган мәкаләләре дә хәзерге болгавыр заманда — ашык-пошык бер-ике тарихи китапны укып, өченчесен үзенеке итеп укучыга тәкъдим итүчеләр күбәйгән чорда — чын фәнгә тугры хезмәт итүнең онытылмаслык күркәм мисалы булып калды. Аның хезмәтләре татар халкы тарихының иң четерекле чорларын, Алтын Урда һәм Казан ханнарын күз алдыбызга китерә, зиһенебезне ялган төшенчәләрдән арындыра.
Ә безгә, тарихчыларга, аның иҗатын өйрәнергә, кулъязмаларда сакланган әсәрләрен тарих сөючеләргә җиткерү өчен махсус эш алып барырга кирәк. Равил хакында истәлекләрне туплау, нәшер итү шул юнәлештәге эшнең беренче адымы булыр дигән өметтә калам.
Фәйзелхак ИСЛАЕВ,
тарих фәннәре докторы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз