news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юксыну// ҖАНЫМ СЕЗДӘ КАЛА//24 август, №34

Юксыну// ҖАНЫМ СЕЗДӘ КАЛА//24 август, №34

Әле май аеның дүртенче көне генә. Мин бакчамдагы алмагачларның, чияләрнең чәчәк бөреләрен карап йөрим, инде яфрак ярып килүче карлыган куакларын очларыннан сыйпап узам, кошларның язгы иртәдә очынып сайрауларын тыңлыйм. Бу нәкъ бер ел элек иде...

Шушы кояшлы, мең төрле шат авазлардан, талгын йомшак җилдән чайкалып-тетрәп торучы илаһи язгы иртәдән аерыласым килмичә генә өйгә ке- рәм. Дөнья кубарып телефон шылтырый. Нишләптер, хәвефләнеп трубканы апам..

Фоат, Наис үлде бит...

Әллә йөрәк төшеп китә, әллә үзем, рухым белән кубарылып, аның янына Казанга очам... Шылтыратучы — Наисның хатыны Гөлфирә. Ни дип авыз ачарга, ни сорарга белмим, телем бәйләнгән хәлдә тораташ басып торам.

Йөрәк... Шагыйрь йөрәге йоклаганда тибүдән туктаган. Әле берничә минут элек кенә соңгы тибешен ясаган... Наисның Бөек Болгар ханнарын хәтерлә- түче матур йөзе, энҗедәй тигез тешләрен күрсәтеп елмаюы күз алдымнан үтә, таныш тавышы колак төбемдә яңгырагандай була. Әле күптән түгел генә икәүләп аның эш урынына “Рухият” нәшриятына барганыбыз исемә төшә. Ул минем шунда басыласы пьесалар җыентыгымны редакцияләп тапшырган иде. Тормышның туктаусыз куалавы, иркенләп әңгәмә корып утырырга да вакыт юклыгы хакында көлешә-көлешә сөй- ләшеп бардык. Ә бит йөрәге күптән авырткан, гел дарулар эчеп торган икән үзе. Ләкин ул беркайчан да сәламәтлегеннән зарланмады. Гомумән, зарланырга яратмады, чын ир кеше иде Наисыбыз. Әгәр кемдер әз генә сукранырга тотынса, туктагыз әле, егетләр, башка нәр- сәләр турында сөйләшик әле, дип сүзне икенче юнәлешкә бора, күбесенчә әдәбият, шигърият дөньясына юнәлтә иде. Үзенең хәлен, әлбәттә, сизеп йөргән ул.

Иҗатының буеннан-буена дә- вам иткән яшәү һәм үлем мәгънәсен эзләүнең, шуның яңа төсмерләрен ачуның һаман тирәнәя баруы шуның белән дә бәйледер.

Җирем! — табанымның эзен

яшерегез! —

Тик каплагыз аны яшел чирәм

белән.

Мин китәрмен беркөн...

Бәлки, бүген китәм...

Җилдә,

Җирдә,

Суда — сүнми Сөю!.. Сүнми,

кичерегез...

Бу юллар Наис Гамбәрнең “Рухият” нәшрияте тарафыннан әле күптән түгел генә чыгарылган “Ачык калган тәрәзәм...” җыентыгыннан алынды. Кайнап торган рухын, чыннан да, ачык калдырып китте якташыбыз. Никадәр бай, никадәр ярсу һәм сабыр, никадәр югары фәлсәфә һәм җылы моң белән сугарылган иде аның күңел тирбәлешләре!

Ачык калган тәрәзәм, -

Җилгәреп җилләр бәрә;

Идәндә уйный ак нур, -

Йөриләр тәгәрәп лә.

Ачык калган — япмаган

Көнкараш тәрәзәңнән

Җил өрә; бу — хәбәрдер,

Идәндә — хәрабәләр.

Уйный да көлә бер нур -

Ачык шул тәрәзәләр!

Әлеге шигъри өзекне һәркем үзенчә кабул итә, үзенчә аңлый. Н.Гамбәрнең поэтик өслүбе башлыча ассоциатив фикерләүгә корылган. Бу төр образлылык көтелмәгән ерак төшенчәләрне бергә бәйләү, яраштыру нәтиҗәсендә туа. Мондый шигырьләрдәге җете метафоралар нәр- сәгәдер ишарәли, шуларны укучы үз күңеле белән тоярга һәм тотарга мәҗбүр. Андый әсәр- ләрне йөгертеп кенә укып китеп булмый, алар синнән киеренкелек, шагыйрьнең әзер төшенчәләрсез тибрәлүче күңел хис- ләрен акрын гына үз күңелеңә, зиһенеңә сеңдерүне таләп итә- ләр. Моның өчен ике кыска шигырь китерәм:

Гомер чигеп кенә яши Кеше...

Аннан чигә -

Чиккәннәрнең ни газабы бар?!

Ярлар буйларында арып ауган

Өянкеләр — динозаврлар.

Дәрийгъ! Кояш баеп бара...

Җилләр

Җил капканың яба изүен.

... Һәм кузгала Яссы-Саз

түреннән

Көтү — Аксак Тимер чирүе.

* * *

Җилферди киртәгә

Эленгән ак чыптам.

Көлешә кыз-кыркын:

— Ай чыккан! Ай чыккан!

Аранда — чаптарым,

Су буе — кычыткан...

Көнозын әрнедем:

— Юк, чыкмам! Юк, чыкмам!

Бигрәк усал ла

Картайган кычыткан.

Әлеге шигырьләрнең серен әзер төшенчәләр белән аңлатып-шәрехләп бирү кыен, әл- бәттә. Бер үк шигырь төрле укучы күңелендә төрле хис-тойгылар, фикерләр кузгалтканда, ягъни күпмәгънәлелеккә ия булганда гына чын сәнгатьчел бурычны үтәячәк дигән максатка буйсындырырга омтылды Наис үз иҗатын.

Шуны искәртеп үтәсе килә, Н.Гамбәровның шәхес һәм шагыйрь буларак формалашу, үсеш баскычлары туган җиреннән, якташларының яшәешеннән аерылгысыз. Ул туган авылы Бүләкне, Мөслимне, Ык буйларын кайнар ярату белән яратты. Аның бу мәхәббәте барлык иҗа- тында ярылып ята. Район газетасында эшләгәндә аның каләме белән язылган мәкаләләрнең шактые мөслимлеләр тормышында вакыйга буларак кабул ителде. Шул елларда ук Наиста, шәхси тормыш ихтыяҗларын читкә куеп, халык мәнфәгатьләре өчен яну, намуслылык, гаделлек һәм кешелеклелек кебек күркәм сыйфатлар формалашты. Ул йөрәк кушуы буенча район музеена җан өрүгә иреште. Иҗади уйланулары, музей директоры Р. Хантимеров белән төн йокыларын калдырып эшләүләре бәрабаренә, элекке редакция бинасы заманча музей рәвешенә китерелде. Аның өчен мөслимлеләр бүген дә якташларына бик тә рәхмәтле. Шунысы сөендерә, Наис Гам- бәров әдәбияттә тәнкыйть мәкаләләре һәм шигырьләре белән танылгач, Татарстан китап нәшриятының һәм “Казан утлары” журналының бүлек мөдире булгач та, үз принципларына тугры калды. Ул “ярар инде” дигәнне белмәде. Әдәбиятка, шигърияткә аның мөнәсәбәте чын максималистларча иде: яхшы булсын, шулай булмаса, әсәрнең басылырга хакы юк. Әдәбият дигән илаһи дөньяда ул компромисска юл куймады. Кайчакларда күкләргә чөеп макталган әсәрне, яисә китапны ул бер-ике җөмлә белән “тиешле урынына” шартлатып утырта да куя иде. Әдәбият мәсьәлә- ләрендә әллә нинди галәмнәрне гизеп, сәгатьләр буе бәхәсләшкән чаклар аз булмады. Әмма аның белән бәхәсләшү җиңел түгел иде. Наис Гамбәров каләм әһелләре ара- сында үзенең татар һәм дөнья әдәбиятен тирәнтен белүе һәм теоретик әзерлеге белән, югары зәвыгы һәм бәяләмәләренең төгәллеге белән танылды. Ул шагыйрь Рәдиф Гаташны һәм киң эрудицияле мөхәррир, тәрҗемәче Рәис Даутовны үзенең остазлары дип санады, Хәсән Туфан поэзиясенә, яшь- тәшләре Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов иҗатына табынды. Наис үз иҗатына да гаять дәрәҗәдә таләпчән карады. Бәлкем, аның таләпчәнлеге артыграк та булгандыр. Әмма әдәбият, шигърият кебек изге дөньяга ул түбәнәйтелгән үлчәм белән килә алмады. Шигырь- ләрен матбугатта чыгарырга ашыкмавы да шуның белән аңлатыладыр. Ул һәрвакыт сурәтлелек тарафдары булды, шуңа омтылды. Аның кайбер шигырьләрендә тормышның сурәтле агышына сокланмау мөмкин түгел:

Көзнең йөзендә үк бер сагыш

бар,

Кая күз текәмә сарылык;

Пәрәвезләр ага су өстеннән,

Таллар муенына сарылып.

Урамнар буш. Койма ярыгын-

нан

Өреп торган әрсез җил генә,

Хәбәре юк инде, дигән кебек,

Иләгендә карлар җилгәрә.

* * *

Кызыл төлке... Төлке чабып

үтте

Алан аша... Әллә яшенме?

Ак бураннар итәгенә сөртәм,

Итәгенә бозлы яшемне.

Һәркем дә килешәдер, Наис тугарылып сөйләшә торган бик ачык күңелле күркәм кеше, шул ук вакытта бернинди калыпларга сыймый торган серле кеше иде. Бер карыйсың — аның шашкын хисләре ташып, бәреп чыга, йөрәгенең ярсып типкәне өзек-өзек сулыш алуында ук сизелеп тора. Икенче карыйсың — үтә дә уйчан, сабыр, авызыннан сыңар сүз дә ала алмыйсың, ә берничә минуттан һич көтмәгәндә елмаеп-көлеп шаярта башлый. Аның холык-фигыле дә, язмышы да, иҗаты да алдан фаразлый, күрәзәли торган түгел иде. Шуның иҗади сөземтәсе кебек бу җыентык яшәү-үлем фәлсәфәсе, яшәү мәгънәсе, мәхәббәт һәм моң белән сугарылган. Юк, үлем шагыйрьнең күңел тәрәзәләрен томалый алмады. Алардан сагышлы якты нур булып аның рухы бер елдан әйләнеп кайтып, безгә дәшә:

Яшә! — Үлем аша; гөлдән

тамган

Бу орлыклар язын гөл булыр;

(... Җаным сездә кала,

Тән үлгән көн

Яңа тормыш туган көн булыр).

Фоат САДРИЕВ.

Мөслим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100