news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИнең район бүлекләрендә вазифаи затларны җавапка тартудагы сүлпәнлеге аңлашылмый

ТР Министрлар Кабинетында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча республиканың Хөкүмәт комиссиясе утырышында Татарстан ЮХИДИ идарәсе башлыгы шулай дип белдерде

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел 10 айда Татарстан юлларында транспорт катнашында булган һәлакәтләр саны былтыргы шушы ук вакыттагыдан 181гә азрак, шулар нәтиҗәсендә үлүчеләр 11гә кимрәк, имгәнүче-җәрәхәтләнүчеләр – 455кә. Кышын юлларның торышы канәгатьләнерлек булмавы сәбәпле килеп чыккан һәлакәтләр санын, 2006-2008 еллар белән чагыштырганда, узган кышны киметүгә ирешелде, ләкин, былтыргы кышның  явым-төшемнәргә саран булуын исәпкә алып, тынычланырга бернинди нигез юк.

 Бүген ТР Министрлар Кабинетында муниципаль районнар белән видеоэлемтә режимында барган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча республиканың Хөкүмәт комиссиясе утырышында чыгыш ясаган ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов шулай дип белдерде. ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, югарыда телгә алынган комиссия рәисе Шамил Гафаров җитәкчелегендәге ул чарада республиканың баш автоинспекторы, ел саен ел ахырында урам-юл челтәрен карап тотуга подрядчыларны билгеләү буенча конкурслы сәүдә (торги) уздырыла, тикшерүләр нәтиҗәсе исә 2010 елда автомобиль юлларын тиешенчә һәм вакытында карап тотуга республиканың бер генә муниципаль берәмлегендә дә тендер уздыру эшләре төгәлләнмәгәнлеген күрсәтте, дип игътибарны юнәлтте. «Бу проблема бүген көн кадагында һәм әлегә хәл ителмәгән», - диде Р.Миңнеханов. Заказчыларга мөрәҗәгать итеп, тендер откан оешмаларны аларның шушы эшне очлап чыгарлык ышанычлы матди-техник базасы, әйләнештә җитәрлек кадәр акчасы булу-булмауга тикшерү үткәрергә һәм эшне административ җаваплылыкка тартуга җиткермәслек итеп оештырырга кирәклеген кисәтеп куйды.

 Республика ЮХИДИнең районнардагы кайбер бүлекләренең урам-юл челтәрен карап тотуда кимчелекләрен бетерү буенча бирелгән күрсәтмәләрне үтәмәгән вазифаи затларны администртив җаваплылыкка тарту эшендәге сүлпәнәюе аңлашылмый, диде ул. Мисалга Әгерҗе, Арча, Әтнә, Аксубай, Апас, Биектау, Чүпрәле, Кама Тамагы, Лениногорск, Яңа Чишмә, Чирмешән, Ютазы, Нурлат районнарын китерде. «Әлки, Әтнә районнарында бер генә вазифаи зат та җаваплылыкка тартылмаган, Теләчедә бер генә күрсәтмә дә, протокол да төзелмәгән. Шушы районнарда үткәрелгән тикшерүләр барышында урамнарны һәм юлларны карап тотуда күп санлы җитешсезлекләр табылганын исәпкә алсак, мондый караш һич аңлашылмый», - дип басым ясап әйтте Рифкат Миңнеханов.

 Муниципаль берәмлекләрнең юллар мәсьәләсендә кышка әзерлеге буенча Әгерҗе, Актаныш, Аксубай, Балык Бистәсе, Баулы, Буа, Мамадыш, Минзәлә, Нурлат, Чирмешән, Яңа Чишмә районнарына Республика ЮХИДИ идарәсе башлыгының сораулары аеруча күп, шул исәптән алардагы вазгыятьне вакытында «тотып» ала белмәгән ЮХИДИ бүлекләре хезмәткәрләренә дә. «Болай булгач, аларны урыннарыннан алырга туры килер, ә вазгыятьне биредән хезмәткәрләребез махсус барып контрольга алачак», - диде Р.Миңнеханов. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100