news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ЮХИДИнең имтихан билетларында хаталар табылган

Төбәкара автомәктәпләр ассоциациясе ЮХИДИгә имтихан билетларындагы төгәлсезлекләрне бетерү үтенече белән мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Россия автомәктәпләрен тәмамлаучылар ашыгыч ярдәмне дөрес күрсәтә алмый, дип хәбәр итә «Известия».

Төбәкара автомәктәпләр ассоциациясе ЮХИДИгә имтихан билетларындагы төгәлсезлекләрне бетерү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Сәламәтлек саклау министрлыгы фәнни-тикшеренү институты белгечләре фикеренчә, алардагы кайбер киңәшләр юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә бары тик зыян китерергә генә мөмкин.

Ассоциация Россия эчке эшләр министры Владимир Колокольцевка берничә тәкъдим урын алган хат юллады. Анда ЮХИДИ тарафыннан расланган имтихан билетларының эчтәлеген «юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү мәсьәләсендә закон таләпләренә туры китерергә» кирәклеге әйтелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot