news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИда юллардагы хәвеф-хәтәрләр турында сөйләделәр

Һава торышы шартларының кинәт үзгәрүе аеруча зур куркыныч тудыра.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Көз – автомобильчеләр өчен катлаулы вакыт. Яңгырлар һәм беренче бозлавыклар, начар күз күреме – барысы да юл куркынычсызлыгы мәсьәләсен кискен куя. Дәүләт автоинспекциясенең рәсми статистикасы күрсәткәнчә, көз айларында җәяүлеләр белән бәйле юл һәлакәтләре арта. Бу хакта “Российская газета” яза.

Һава торышы шартларының кинәт үзгәрүе аеруча зур куркыныч тудыра. Бу очракта, иң беренче чиратта, тизлек режимын көйләргә кирәк, моның өчен, бөкеләрне исәпкә алып, алданрак юлга кузгалу мөһим. Шулай ук тәрәзә һәм көзгеләрнең чисталыгын сакларга кирәк, чөнки урамда пычрак күбрәк булган саен, ул машинада да арта, шул сәбәпле вакытында юлдагы кешене күрми калу ихтималы зур.

Җәяүлеләр еш кына үзләре дә юл-транспорт һәлакәтендә гаепле була. Моны истә тотып, 2015 елның 1 июлендә 4.1 пунктына төзәтмәләр кертелде. Төзәтмә нигезендә тәүлекнең караңгы вактында юл буйлап хәрәкәт итүчеләрнең киемнәрендә ут чагылдыргыч билгеләр булырга тиеш. Хокук бозучыларга 500 сум күләмендә штраф каралган.

Яңартылган кагыйдә торак пункттан читтә хәрәкәт итүчеләргә кагыла, калган очракларда ул киңәш рәвешендә генә тәкъдим ителә.

Россия Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның тәртибе гомуми иминлек булдыруда ярдәм итсен өчен үзлексез эшли.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100