Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ЮХИДИда дәүләт пошлинасы күләме арта
Транспортны сату-алу процедурасыннан соң, кыска вакыт эчендә аны теркәргә кирәк, дип искәртә ТР буенча ЭЭМ
(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). 2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан РФ Салым кодексына үзгәрешләр үз көченә керә. Алар 2014 нче елның 21 нче июлендә кабул ителгән 221 номерлы “Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендә 25.3 бүлегенә үзгәрешләр кертү турында” Федераль законы нигезендә гамәлгә кертелгән.
Әлеге үзгәрешләр, күбесенчә, Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан башкарыла торган юридик эшләр өчен түләнелә торган дәүләт пошлинасына кагыла. Дәүләт пошлинасының күләме, Дәүләт автоинспекциясе подразделениесенә мөрәҗәгать иткән вакытта билгеләнгән суммага тәңгәл булырга тиеш.
ТР буенча ЭЭМ кисәткәнчә, алу-сату эшләреннән соң, транспортның яңа хуҗасы аны учетка кую эшен башкармый икән, транспорт салымын, юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны һ.б.ны транспорт чарасының элеккеге хуҗасы түләячәк.
Әгәр дә машина залогта булган очракта, автомобильнең яңа хуҗасы да кыен хәлдә калырга мөмкин. Ә транспорт чарасы хакында тулы мәгълүматны ЮХИДИ подразделениеләрендә генә белергә мөмкин. Шуңа да транспортны сату-алу процедурасыннан соң, автомобильнең элеккеге һәм яңа хуҗаларына аны кыска вакыт эчендә бергәләп теркәргә кирәк, дип искәртә ТР буенча ЭЭМ.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз