news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ЮХИДИдә машина йөртүчеләрнең юлда ни өчен тизлекне арттыруы турында сөйләделәр

Россиядә һәр егерменче машина йөртүче "тиз йөрергә ярата".

(Казан, 5 август, “Татар-информ”). Россия машина йөртүчеләренең 20 проценты коры һава шартларында яхшы юлда тиешле тизлекне арттыра. 15 проценттан артыгы шәһәр читендәге трассада спидометрда тизлек артуына каршы түгел. Шул хакта Россия ЮХИДИ идарәсендә ведомство үткәргән социологик сораштыруга сылтама белән җиткерделәр. Бу хакта РИА Новости яза.

"Сораштырылучыларның 18,3 проценты яхшы һава шартлары булганда тизлекне арттырырга яратулары турында сөйләде. Шәһәр читендәге трассада тизлекне респондентларның 15,39 проценты арттырырга мөмкин дип саный", - дип сөйләделәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Моннан тыш, һәр унынчы машина йөртүче тизлекне ашыкканга артыруын әйтте, ә һәр егерменчесе "тиз йөрергә ярата". Шул ук вакытта сораштырылган йөртүчеләрнең яртысы диярлек (49,76 проценты), нинди шартларга карамастан, тизлекне арттырмаска тырыша.

Сораштыру 10 июльдән 2 августка кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе сайтында үткәрелде, анда 19 мең кеше катнашты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot