news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ЮХИДИ Яңа ел бәйрәмнәрендә исерек йөртүчеләрне санады

30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр исерек килеш идарә итүнең 11,5 меңнән артык факты ачыкланган.

ЮХИДИ Яңа ел бәйрәмнәрендә исерек йөртүчеләрне санады
архив/Рамиль Гали

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел каникулларында ЮХИДИ хезмәткәрләре бөтен Россия буенча 17 меңнән артык исерек йөртүчене теркәгән. Бу хакта ведомство 10 гыйнварда хәбәр итте, дип яза "Известия".

30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Россиядә транспорт белән исерек килеш идарә итүнең 11,5 меңнән артык фактын ачыклаган һәм автомобильчеләр 6 меңгә якын очракта медицина тикшеренүе үтүдән баш тартканнар.

Бәйрәм көннәрендә Дәүләт автоинспекциясе аек булмаган йөртүчеләрне ачыклау эшен активлаштырган. ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, исерек автомобильчеләрнең күбесе фаҗига китереп чыгарганчы туктатылган, шулай да кайберләре юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарырга өлгергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot