Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ЮХИДИ: Татарстанда юл-метеорология шартлары начараю көтелә
Автоинспекторлар юл кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искә төшерә, юлларда аеруча игътибарлы һәм сак булырга өнди.
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Татарстанда юеш кар, урыны белән томан, җилнең 13 м/с кадәр көчәюе көтелә. Температура кисәк үзгәрүе белән бәйле рәвештә, юлларда бозлавык хасил булуы ихтимал, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең матбугат хезмәте.
Автоинспекторлар юл кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искә төшерә һәм юлларда аеруча игътибарлы, сак булырга өнди. Машина йөртүчеләр катлаулы юл-метеорологик шартларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче тизлек сайларга тиеш. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы юлга чыгу белән бәйлеләреннән тыелып торырга киңәш ителә.
Йөк машиналарын йөртүчеләргә әлеге шартларда вакытлыча хәрәкәтне чикләргә, юлны бушату чараларын күрергә һәм һава торышы яхшырганчы билгеләнгән урыннарда туктап торырга кушыла
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз