news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ системасында техник өзеклек аркасында автомобиль йөртү таныклыгы алып булмый

Хәзерге вакытта мәгълүмати сервислар эшен торгызу өчен кирәкле чаралар күрелә.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Россия ЮХИДИ мәгълүмат системасында техник өзеклек килеп чыгу турында мәгълүмат бүген мессенджерларда пәйда булды. Техник проблемалар мәгълүмат системаларының үзара бәйләнешендә килеп чыккан.

Хәзерге вакытта сервислар эшен торгызу өчен барлык кирәкле чаралар күрелә, дип хәбәр иттеләр Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына. Эшләр тәмамлануга һәм техник проблемалар хәл ителүгә, гражданнарны яңадан кабул итә башлаячаклар. Бу хакта өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

18 декабрьгә кабул итүгә язылучылар һәм 30процент ташлама белән кирәкле квитанцияләрне түләп өлгергән кешеләр аларны соңрак, кабул итү башлангач, куллана алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100