news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ЮХИДИ штрафларны ташлама белән түләүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте

Шулай ук тизлекне сәгатенә 20-40 километрга арттырган өчен түләүләр суммасы шактый артырга мөмкин.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). ЮХИДИ җитәкчелеге тизлекне системалы рәвештә бозган машина йөртүчеләр өчен штрафларны 50 процентлы ташлама белән түләүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте. Бу турыда «Российская газета» яза.

«Моннан тыш, тизлекне сәгатенә 20-40 километрга арттырган өчен түләүләр суммасы шактый артырга мөмкин. Тизлекне берничә тапкыр арттыручы затлар өчен штрафларның яртысын түләү мөмкинлеген төшереп калдырырга тәкъдим итәбез», - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары Олег Понарьин.

  • Хәзер Россиядә Административ хокук бозу турындагы карар чыгарылганнан соң 20 көн эчендә штрафның 50 процентын гына түләргә мөмкин. Үз вакытында бу юлда йөрү кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләрнең түләү дисциплинасын күтәрү өчен эшләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot