news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ЮХИДИ штрафларны түләмәгән өчен җаваплылык булуын искәртә

Штраф түләнмәгән очракта ул ике тапкырга артырга, ә хокук бозучыны 15 тәүлеккә кулга алырга мөмкиннәр.

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”). ЮХИДИ штрафларны үз вакытында түләмәгән өчен җаваплылык булуын искәртә, дип хәбәр итә Казан Дәүләт автоинспекциясе.

Полицейскийлар штраф түләнмәгән очракта ул ике тапкырга артырга, ә хокук бозучы 15 тәүлеккә кулга алынырга мөмкин, дип әйтә. Хокук саклау хезмәткәрләре түләмәүченең милкенә яисә автомобиленә арест салырга, шулай ук Россиядән читкә чыгуны тыярга мөмкиннәр.

Быел беренче кварталда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мең ярымнан артык материал төзегән. Приставлар белән бергә уздырган рейд нәтиҗәсендә 49 арест милеккә һәм 11е транспорт чарасына салынган. Шулай ук чит илгә чыгуны тыю турында 900 карар чыгарылган.

Кыен очракта калмаса өчен, Дәүләт автоинспекциясе штрафларны үз вакытында түләргә, юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска киңәш итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot