Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ЮХИДИ: Россиядә юл-транспорт һаләкәтендә үлүчеләр саны 10,5 процентка кимегән
Россия Дәүләт автоинспекциясе 2017 елның беренче яртыеллыгында булган илдәге юл-транспорт һаләкәте буенча мәгълүматларны анализлаган.
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Россия Дәүләт автоинспекциясе 2017 елның беренче яртыеллыгында булган илдәге юл-транспорт һаләкәте буенча мәгълүматларны анализлаган. Төп күрсәткеч булып юлларда үлем санының шактый кимүе тора. 2016 ел белән чагыштырганда юл һаләкәтендә үлүчеләр саны 10,5 процентка кимегән. Бу хакта "Российская газета" яза.
Бу чорда Россия юлларында һаләкәтләр саны 6,3 процентка азрак булган. Һәлакәттә зыян күрүчеләр саны 5,5 процентка кимрәк, дип белдерәләр идарәдә.
Статистика мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һаләкәтенең яртысы диярлек – 44 проценты – төбәк үзәкләрендә һәм федераль әһәмияткә ия шәһәрләрдә булган. Эре шәһәрләрдә, гомумән алганда, һәлакәтләр саны кимү күзәтелә. Биредә фаҗига - 4,9 процентка, үлүчеләр саны - 10,9 процентка һәм җәрәхәтләнүчеләр 4,9 процентка азрак булган.
Кече торак пунктларда – бистә, авылларда, киресенчә, өч күрсәткеч буенча арту сизелә. Һаләкәт саны – 8,2 процентка, үлүчеләр саны – 5,1 процентка һәм зыян күрүчеләр 12,7 процентка арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз