news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ЮХИДИ пенсионерның гомере өзелгән һәм мәктәп укучысы зыян күргән һәлакәт шаһитларын эзли

Һәлакәт Казанда 15 һәм 17 октябрьдә Ибраһимов проспектында булган.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Казан ЮХИДИе Казанда булган ике һәлакәт шаһитларын эзли. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

15 октябрь кичендә Ибраһимов проспектындагы 22 йорт каршында машина юлны чыгучы хатын-кызны бәрдергән, ул алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлгән.

17 октябрьдә кичен Вахитов урамы 1нче йорт каршында тиешсез урыннан чыгучы 12 яшьлек ир баланы бәрдергән машина хуҗасы һәлакәт урыныннан качып киткән. Шуның аркасында ир бала җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

Әлеге һәлакәтләрне күрүчеләр булса, 5-333-847 телефоны аша мөрәҗәгать итүләре сорала.

news_right_1
news_right_2
news_bot