Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ЮХИДИ машина йөртүчеләрне буран вакытында аеруча игътибарлы булырга өнди
Киләсе тәүлектә республикада көчле җил һәм буран көтелә.
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Татарстанның ЮХИДИ хезмәте буран вакытында машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өнди.
Синоптиклар фаразлаганча, киләсе тәүлектә республикада буран һәм секундына 22 метр тизлектә исә торган көчле җил көтелә.
Начар һава торышы шартларында Татарстан ЮХИДИ хезмәте машина йөртүчеләргә өйдән чыкканчы автомобильнең төзеклеген тикшерергә кирәклеген искә төшерә. Юлда кискен маневрлар ясамаска, хәрәкәтнең оптималь тизлеген сайларга кирәк.
Машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга иминлек каешларын эләктерергә, ә балаларны бары тик махсус утыргычларда гына йөртергә кирәк.
Буран һәм көчле җил җәяүлеләргә дә куркыныч тудырырга мөмкин. Бары тик «зебрадан» һәм светофорның яшел уты янганда гына юл аркылы чыгарга, шулай ук машина йөртүчеләрнең җәяүлеләрне уздыруына инанырга кирәк. Киемгә яктылыкны чагылдыра торган элементлар беркетелгән булырга тиеш.
Юлларда штаттан тыш хәлләр туган очракта 8-843-533-38-88 телефонына шалтыратырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз