Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ЮХИДИ Казанда үлем белән тәмамланган юл һәлакәте оештырган такси йөртүчесен эзли
ЮХИДИ Казанда үлем белән тәмамланган авария булган такси йөртүчене эзли Кичә Салмачи бистәсендә 36 яшьлек ир-ат авариядә һәлак булды.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). ЮХИДИ Казанда үлем белән тәмамланган юл һәлакәте оештырган такси йөртүчесен эзли. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, юл-транспорт һәлакәте кичә кичке алтыда Салмачы бистәсендәге Үзәк урамда булды. «Рено» (такси) руле артында 22 яшьлек шоферның куркынычсыз тизлек сакламыйча каршы як полосага чыгуы һәм «Фольксваген» белән бәрелешүе ачыкланган. Бәрелүдән такси юл читенә төшеп, әйләнеп капланган. Авария нәтиҗәсендә 36 яшьлек такси пассажиры һәлак булган.
«Рено» шоферы юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан.
Казан дәүләт автоинспекциясе «Рено» машина йөртүчесе турында белүчеләргә 8-843-533-38-19 һәм 8-843-533-38-48 телефоннары аша хәбәр итүне сорый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз