news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ЮХИДИ Казанда Ибраһимов проспектында 11 яшьлек укучыны бәрдергән шоферны эзли

Юл-транспорт фаҗигасе 41 йорт каршында, бала светофорның яшел утына юл аркылы чыкканда булган.

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). Казанның ЮХИДИ хезмәте Ибраһимов проспектында 11 яшьлек малайны бәрдергән машина йөртүчене эзли. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

Юл-транспорт фаҗигасе кичә, көндез 41 нче йорт янында, малай светофорның яшел утына юл аркылы чыкканда булган. Баланың боты имгәнгән, ә машина йөртүче авария урыннан качкан.

Казанның автомобиль инспекциясе шаһитләрнең (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоны буенча мөрәҗәгать итүен сорый.

news_right_1
news_right_2
news_bot