news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ЮХИДИ идарәсендә Яңа ел бәйрәмендә аварияне кайда рәсмиләштереп булачагын аңлаттылар

1 гыйнварда Юл-транспорт һәлакәтләрен рәсмиләштерү үзәкләренең барысы да ябык булачак, шулай да шәһәр урамнары буйлап юл-патруль хезмәтенең кизү торучы экипажы йөриячәк.

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). ЮХИДИ идарәсендә Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда юл һәлакәтләрен кайда рәсмиләштереп булуы хакында сөйләделәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан шәһәре юл-патруль хезмәте полкы муниципаль хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Яңа ел алдыннан Юл-транспорт һәлакәтләрен рәсмиләштерү үзәкләре 20.00 сәгатькә кадәр «КАН-Авто» (Себер такты, 48) һәм «ТТС» (Җиңү проспекты, 194) автосалоннарында эшләячәк. Кичке сигездән соң аварияне Себер трактындагы 48нче йортта рәсмиләштереп булачак.

1 гыйнварда Юл-транспорт һәлакәтләрен рәсмиләштерү үзәкләренең барысы да ябык булачак, шулай да шәһәр урамнары буйлап юл-патруль хезмәтенең кизү торучы экипажы йөриячәк. 2 гыйнвардан Юл-транспорт һәлакәтләрен рәсмиләштерү үзәкләре гадәти режимда эшләячәк.

«Юл-транспорт һәлакәте булган очракта әлеге урынны фотога төшерергә, автомобильдәге зыян күргән урыннарны, машинаның юлдагы торышын теркәргә, авария турында 533-39-90 телефоны буенча хәбәр итәргә, шуннан соң Юл-транспорт һәлакәтләрен рәсмиләштерү үзәгенә килергә кирәк», - дип мөрәҗәгать итте машина йөртүчеләргә юл-патруль хезмәте полкы командиры Михаил Савин.

news_right_1
news_right_2
news_bot