news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ идарәсендә рульдә телефоннан сөйләшкән өчен штрафларны арттыру идеясенә бәя бирделәр

«Биредә административ басымнан бигрәк, кешеләрнең аңына йогынты ясарга кирәк», - дип искәртте ЮХИДИ башлыгы Михаил Черников.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Рульдә телефоннан сөйләшкән өчен штрафларны арттыру – проблемадан чыгу юлы түгел. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ЮХИДИ башлыгы Михаил Черниковка сылтама ясап хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, машина йөртүчеләр игътибарларын читкә юнәлтү нәтиҗәсендә еш кына юл һәлакәтләре китереп чыгара. Биредә шул исәптән аралашу өчен һәм навигатор сыйфатында кулланыла торган мобиль телефоннарның да өлеше зур.

Шул ук вакытта, Черников штрафлар белән генә проблеманы хәл итеп булмый дип саный.

«Биредә административ басымнан бигрәк, кешеләрнең аңына йогынты ясарга кирәк», - дип искәртте ул.

Ведомство башлыгы шулай ук 2020 елда Россиядә электрон машина йөртү таныклыклары гамәлгә керәчәге, 2019 елда такси йөртүчеләр һәм аларның машиналарының техник торышын контрольдә тоту системасы эшли башлаячагы хакында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100