news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә бозлавык һәм буранда куркыныч маневрлар ясамаска чакыра

Бүген республикада кар явачак, буран аркасында урыны белән күз күреме начарая, юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил булачак.

ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә бозлавык һәм буранда куркыныч маневрлар ясамаска чакыра
архив/Рамиль Гали

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). ТР ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә бозлавык һәм буран вакытында куркыныч маневрлар ясамаска чакыра. Бу хакта ведомстводан хәбәр иттеләр.

Синоптикларның мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүген республикада кар явачак, буран аркасында урыны белән күз күреме начарая, юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил булачак.

ЮХИДИ идарәсендә искәртүләренчә, юлда кыен хәлгә тарыган юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы да тәүлек дәвамында Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Полиция хезмәткәрләре мөмкин булганча булышлык күрсәтергә тырышачак.

Машина йөртүчеләргә имин тизлекне саклап хәрәкәт итәргә, шулай ук каршы як полосага чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан сакланырга киңәш ителә. Моннан тыш, эстакада, күпер һәм юл үткәргечләрдән хәрәкәт иткәндә аеруча игътибарлы булырга кирәк – нәкъ менә шундый урыннарда бозлавык барлыкка килү куркынычы зур.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100