news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ идарәсе башлыгы мәктәпләрдә юл хәрәкәте иминлеге буенча белем аз бирелә, дип саный

“Җәяүле балаларны машина бәрдерүе сәбәбе дә ата-аналарның игътибарсызлыгы, салкын карашы нәтиҗәсе”, - ди Ленар Габдерахманов.

(Кукмара, 23 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов мәктәпләрдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча белемнең җитәрлек күләмдә бирелмәвен белдерде. Бүген Кукмарада Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсенең пленар утырышында ул балаларның юл һәм транспорт травматизмын кисәтү проблемасына тукталды.

Республиканың баш дәүләт автоинспекторы бу проблеманы хәл итүдә Мәгариф һәм фән министрлыгы белән хезмәттәшлек кирәклеген әйтте. Бу нисбәттән, тәрбиячеләр һәм укытучылар өчен квалификация күтәрү курслары үткәрелүен билгеләп узды.

Балалар травматизмын кисәтүдә аеруча Бөгелмә, Биектау, Зәй, Алабуга, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш районнары, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләренең актив булуын белдерде. Ул быел 7 айда республикада балалар катнашында 329 юл-транспорт һәлакәте булганын әйтте. Узган ел белән чагыштырганда, үлүче балалар саны 6 га, зыян күрүчеләр 4 кә кимрәк. Ленар Габдерахманов әйтүенчә, республикада балалар травматизмы торышына килгәндә, Россия һәм федераль округ субъектлары арасында юл һәлакәтләрендә балалар үлеме кимүе күзәтелә. “Моңа карамастан, бер генә бала үлеме дә аяныч. Ни кызганыч, августның 22 көнендә тагын 4 баланы югалттык. Быел үлгән 8 баланың 4се пассажир, 3се җәяүле, 1се скутер белән идарә иткән яшүсмер”, - диде.

ЮХИДИ башлыгы пассажир итеп утырткан балаларга карата олыларның ваемсызлыгы хафага салуын әйтте. Җәяүле балаларны машина бәрдерүе сәбәбе дә ата-аналарның игътибарсызлыгы, салкын карашы нәтиҗәсе, ди ул. “Балаларга игътибар бер генә минутка да сүлпәнләнергә тиеш түгел. Кызганыч, кичә Аксубайда беренче сыйныфка барырга җыенган кызчыкны машина бәрдереп һәлак булды. Бүген аңа 7 яшь туласы булган. Кыз урамда кичке сигездә үзе генә булган”, - дип белдерде.

Ленар Габдерахманов скутерларның куркынычлыгына басым ясап әйтте. Мәгариф оешмалары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, ата-аналар җыелышларында бу транспорт чарасының куркынычлыгы турында сөйләүләрен сорады.

ЮХИДИ җитәкесе мәктәп автобуслары даими тикшерелеп торуын билгеләп узды. 21 августта булган тикшерүдә Апас, Тәтеш районнарында мәктәп автобусларының техник торышы җитәрлек түгел дип бәяләнгәнен белдерде. “Буа районында барлык автобуслар төзек, ләкин һаман йөртүчеләр составы тәгаенләнмәгән”, - диде. Хәзер республикада 10 елдан артык элек чыккан 39 мәктәп автобусы исәпләнгәнен әйтте. 

Ленар Габдерахманов мәктәп укучыларының рюкзакларында, өске киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиешлеген искәртте. Мәктәп укучыларына юл хәрәкәте иминлеге турында кат-кат аңлатып торырга тиешлеген белдерде. Ул бүген мәктәпләрдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча белем җитәрлек бирелми, дип саный.

Ленар Габдерахманов юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча “Сакла” порталының Россиядә беренче балалар челтәре булуын билгеләп узды. “Бүген сайтта 12 мең актив кулланучы теркәлгән. Бу гына җитми, 1-4 сыйныфта 190 меңнән артык укучы белем ала”, - дип ул бу порталга теркәлергә өндәде. Ул, шулай ук, 40 мең баланың “Мәктәп укучысының куркынычсызлык көндәлеге” проектында катнашканын, Россиядә бу проектка тиңнәр булмавын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100