Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов авариядә зыян күргән хезмәттәшенең хәлен белде
Вячеслав Морозов Казанның 7нче номерлы хастаханәсендә ята.
(Казан, 1 май, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов һәм Россия Эчке эшләр идәрәсенең Казан буенча башлыгы Алексей Соколов кичә, Казанның 7нче номерлы хастаханәсендә дәваланучы полиция капитаны Вячеслав Морозовның хәлен белде. Бу хакта ЮХИДИ идарәсенең "Инстаграм"дагы бите яза.
Исегезгә төшерәбез, 27 апрельгә каршы төндә, «Яшьлек» метро станциясе янында, Декабристлар һәм Волгоград урамнары чатындагы авариядә ЮХИДИ хезмәткәре - полиция өлкән лейтенанты 42 яшьлек Юрий Матренин һәлак булды.
Юл-патруль хезмәте инспекторлары үзен адекват тотмаган "БМВ" шоферын туктатырга тырышып караса да, ул полицейскийларның таләбенә буйсынмаган һәм аны куа киткән.
Немец автомобиле гаять зур тизлектә светофорның кызыл утына чыккан һәм ике ЮХИДИ инспекторы утырган юл-патруль хезмәте машинасына килеп бәрелгән.
Авариядә җитди тән җәрәхәтләре алган Юрий Матренинны 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар. Әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмаган. Юрий Матренинның хатыны һәм ике баласы ятим калды. Аның белән бер машинада булган Вячеслав Морозов, баш мие селкенеп, шулай ук 7нче номерлы хастаханәгә салынган иде.
Морозовның хәлен белергә килгәч, Ленар Габдрахманов аның югары профессиональлеген билгеләп үткән, хезмәт бурычын җиренә җиткереп үтәвен бәяләп, тизрәк терелүен теләгән.
"Мин килеп чыккан хәлләргә әле дә ышанып бетә алмыйм. Миңа бу фаҗигане искә төшерү бик авыр. Юрий Николаевич белән без бер генә ел эшләмәдек. Ул чын офицер, үз эшенең остасы, дисциплинар һәм җаваплы хезмәткәр иде. Ул хезмәттәшләр арасында авторитетлы булды ", - дигән Морозов хезмәттәшләренә.
Исегезгә төшерик, "Татар-информ" алдарак автоһәлакәттә һәлак булган Юрий Матренин һәм аның кулдашы Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителәчәк дип язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз