news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ хезмәткәрләренә милиционерлар белән берлектә юлларда иминлек булдыру бурычы куелды

Чөнки быел 9 айда 1,79 млн. тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән һәм бу узган елгы шушы ук вакыттагыдан 29,9 процентка күбрәк

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Ел башыннан бирле 9 айда 1,79 млн. тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән һәм бу узган елгы шушы ук вакыттагыдан 29,9 процентка күбрәк. Шуларның 49 проценты тизлекне арттыруга кайтып кала. Моннан тыш, Татарстан юлларында транспорт белән бәйле 401 һәлакәттә балалар да булып, кызганыч ки, 20 баланың гомере өзелгән, 401е тәннәре төрле дәрәҗәдә имгәнгән-җәрәхәтләнгән.

«Балалар һәм үсмерләр катнашында булган транспорт һәлакәтләре былтыргы 9 айдагыдан 72гә кимрәк һәм шулар нәтиҗәсендә үлүчеләр 11гә, җәрәхәтләнүчеләр 88гә азрак булса да, бу мәсьәлә безне бик борчый», - дип белдерде бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә республикада быел 9 айда күзәтелгән юл-транспорт вазгыяте буенча утырышта башлап сүз алган министр урынбасары Евгений Дәүләтшин.

Чыгышында ул ЮХИДИ хезмәткәрләренә участок милиционерлары белән берлектә юлларда иминлек булдыру, үлемгә, бигрәк тә балалар үлеменә китергән фаҗигаләр санын кискен киметү өчен тырышырга кирәклеген алда торган бурычларның берсе буларак телгә алды. Шушы мәсьәләне шәрехләп, ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары юлларда балалар катнашында булган транспорт һәлакәтләренең күпчелегендә транспорт белән идарә итүчеләр гаепле икәнен, шуңа күрә автомобиль салонында балалар алып баручыларның махсус креслолар, куркынычсызлык каешларыннан башка йөрүенә юл куймау эштә төп юнәлеш булып торуын аеруча басым ясап әйтте. Чөнки быел 9 айда республика юлларында 35 меңнән артык шундый кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Е.Дәүләтшин, узган елгы белән чагыштырып, нәкъ шушы юнәлештәге эш пассажир балалар булган 46 һәлакәтне булдырмый калырга, 14 баланы үлемнән һәм 57сен имгәнүдән саклап калырга мөмкинлек бирде дип саный.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100