news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ хезмәткәрләре «Тоннель» операциясе барышында кагыйдә бозган 5 шоферны туктаткан

Юл-патруль хезмәте инспекторлары җәяүлеләрне үткәрмәгән машина йөртүчеләргә аерым игътибар биргән.

(Казан, 31 июль, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Мәскәү базары янында Волгоград һәм Декабристлар урамнары чатында оештырылган рейд вакытында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җәяүлеләрне үткәрмәгән биш шоферны туктаткан.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең җәяүлеләрне үткәрмәүче, балаларны махсус креслога утыртмаган һәм машина йөртү таныклыгыннан башка рульгә утырган шоферларны ачыклау максатыннан «Тоннель» операциясе оештырды.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары кагыйдә бозучыларны ике урында (Декабристлар һәм Волгоград урамнары чатында, шулай ук «Яшьлек» метро станциясе тукталышында) аулаган. Алар җәяүлеләрне үткәрмәгән машина йөртүчеләргә аерым игътибар биргән.

Рейд барышында юл-патруль хезмәте инспекторлары әлеге кагыйдәне бозган биш машина йөртүчене туктаткан.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре рейд үткәрү өчен Мәскәү базары янындагы чатны сайлаган. Әлеге участокта юл-транспорт һәлакәтләре аеруча еш теркәлә, ди алар.

«Соңгы ярты елда гына да Мәскәү базары янында җәяүлене бәрдереп киттеләр һәм бер яшьлек бала катнашында авария булды», - дип хәбәр итте милиция майоры Рафаэль Сәгъдиев.

Өстәвенә, җәяүлеләрне нәкъ менә зебрада бәрдерү очраклары да арткан. Әгәр узган елда шундый 141 очрак теркәлсә, быел аларның саны 152гә җиткән.

Җәяүлене үткәрмәгән машина йөртүчене 1,5 меңнән 2,5 мең сумга кадәр штрафка тарталар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100