news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ хезмәткәрләре Татарстан юлында туңган пенсионер хатынны коткарган

Хатын-кыз юлда машина «туктата алмый» һәм көчле буранда авылына җәяү кайта башлый.

ЮХИДИ хезмәткәрләре Татарстан юлында туңган пенсионер хатынны коткарган
Госавтоинспекция РТ

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре трассада өшеп торучы пенсионерга ярдәм иткән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Йошкар Ола – Яшел Үзән трассасында хезмәт күрсәтү вакытында инспекторлар Булат Мөхәммәтов һәм Фаил Мифтахов көчле буранда юл читеннән баручы өлкән яшьтәге хатын-кызны күреп алган.

Пенсионер үзе янына туктаган полицейскийларга өенә – Сафоново авылына юл тотуы турында сөйли. Ул юлда машина «тотарга» өметләнгән, әмма берәү дә туктамаган. Шуннан соң хатын җәяү кайтырга булган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре туңган пенсионерны эш автомобиленә утырткан. Табиблар ярдәме кирәк булмавына инангач, пенсионер хатынны өенә илтеп куйганнар.

  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100