Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә Ершов урамына илтүче юлны урап узарга киңәш итә
Кичә «Әбҗәлилов урамы» тукталышы каршында юл өслегенең бер өлеше җимерелеп төшкән.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Казанның Ершов урамындагы юлда чокыр барлыкка килгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә бу юлны урап узарга киңәш итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы кичә Ершов урамында коммуналь авария аркасында асфальт җимерелеп төшүе хакында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, юлның урта өлеше «җир астына» киткән, ян-як полосалар да өлешчә җимерелгән.
Хәзер Ершов урамында машиналар Әбҗәлилов урамына таба каршы як юлның бер полосасы буйлап хәрәкәт итә. Биредә вакытлы юл билгеләре урнаштырылган.
Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә вакытлыча урнаштырылган юл билгеләре таләпләрен үтәргә һәм «бөке»гә эләкмәс өчен маршрутларын алдан планлаштырырга чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз