news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ хезмәткәрләре кышкы резинга күчәргә өнди

Кышкы көпчәкләргә күчмәү юлда һәлакәтләргә китерергә мөмкин

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Һава торышы кискен үзгәрү сәбәпле, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә автомобиль йөртүчеләрне тиз арада кышкы көпчәкләргә күчәргә өндиләр. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта да сүз булды.

“Һава температурасы 5-7 градусны тәшкил иткәндә, кышкы көпчәкләргә күчәргә кирәк. Узган ялларда күп кенә машина йөртүчеләр бу эшне башкарды инде, ә менә көпчәкләрен алыштырырга өлгермәүчеләр тиз арада бу эшкә тотынсын иде”, - диде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, кышкы көпчәкләргә күчмәү юлда һәлакәтләргә китерергә мөмкин. Шулай ук, ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе шиннарның берничәсен генә түгел, ә дүртесен берьюлы алыштырырга кирәклеген дә искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100