news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ башлыгы: Ташламалар кертелгәч машина йөртүчеләр тизлекне ешрак арттыра башлады

Республика дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, өч ел эчендә тизлек белән бәйле тәртип бозулар саны арткан.

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Елена Сәлахова). Штрафларга 50 процентлы ташламалар кертелгәч, машина йөртүчеләр тизлекне ешрак арттыра башлаган. Бу хакта юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов әйтте.

“Татарстанда яңа норма кертелгәнгә кадәр кагыйдә бозуларның кимүе күзәтелә иде. Ташламалар кертелгәч, машина йөртүчеләрнең тизлек режимын ешрак арттыра башлады. 2015 елда тизлекне арттыру  юл кагыйдәсе бозуларның йөз процентына җитмеш процент туры килсә, 2018 елда ул 94 процентны тәшкил итә”, – дип аңлатты Ленар Габдрахманов

“Татар-информ” элек Татарстан Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе уртак утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮХИДИ штрафларын түләүдә ташламаларны бетерүне тәкъдим итүен хәбәр иткән иде.

“Әгәр дә кеше тәртип бозган икән, ул түләргә тиеш. Нинди ташлама булуы мөмкин? Әлеге өч миллиард күп кенә мәсьәләләрне хәл итүгә тотылачак”, - диде коллегиядә Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин түләмәүчеләр саны кимемәгәнлеген әйтте. Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы һәр өченче кешенең түләнмәгән ЮХИДИ штрафлары бар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100