news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ башлыгы балаларны машинада йөрткәндә тизлекне чикләүне тәкъдим итте

Быел балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу турында 397,5 меңнән артык административ материал төзелгән.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Россия Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә балаларны зур тизлек белән йөртүне закон нигезендә тыярга тәкъдим итәләр. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

«Бәлки, балаларны йөртүче өлкәннәр өчен максималь тизлек бусагасын түбәнәйтергә кирәктер», - диде Росссия ЮХИДИ башлыгы Михаил Черников чәршәмбе көнне Хөкүмәт комиссиясе утырышында.

Аның сүзләренчә, «балалар катнашындагы һәлакәтләрнең күбесе машина йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан». Быел 397,5 меңнән артык административ материал балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу турында төзелгән, дип хәбәр итте Черников.

«Бүген тизлек чикләүләре бар, кешеләр шуны аңларга тиеш: тыелган тизлек үзеңне куркынычсыз тою өчен кирәк. Әгәр мин баланы машинага утыртсам, чынлыкта мин акрынрак барырга тиеш», - диде Черников. Аның фикеренчә, бу нормаларны аңлау автомәктәптә формалашырга тиеш.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100