news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ балалар катнашында булган һәлакәтләр саны арткан районнарны атады

Юл-транспорт һәлакәтләренең иң еш сәбәпләре — тизлек режимын үтәмәү һәм каршы як юлга чыгу.

ЮХИДИ балалар катнашында булган һәлакәтләр саны арткан районнарны атады
Рамил Гали

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Юл-транспорт һәлакәтләре күп булган районнар арасында Аксубай, Алексеевск, Әтнә, Югары Ослан, Зәй, Кайбыч, Питрәч, Балык Бистәсе, Чирмешән һәм Чистай районнары бар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында республика Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов хәбәр итте.

«Пассажир-балалар һәлак булган юл-транспорт һәлакәтләре Әлмәт, Мөслим, Питрәч һәм Чистай районнарында теркәлгән. Шуларның өчесендә машина йөртүчеләр үзләре гаепле. Бу хәлләр еш кына тизлек режимын үтәмәү һәм каршы як полосага чыгу аркасында була», — диде Бикмөхәммәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100