news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ЮХИДИ автоинспекция патрулена көндәш шәйләнә

Казанда “Гражданлык патруле” проекты автомобиле тәкъдим ителә

(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Иртәгә сәгать 11дә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр комплексы алдындагы мәйданчыкта (Оренбург тракты, 8) Россия автомобильчеләр федерациясенең (ФАР) “Гражданлык патруле” проекты автомобиле тәкъдим ителәчәк.

Юлардагы чокырлар, ачык калган люклар, транспорт “бөке”ләрен, юл йөрү кагыйдәләрен дорфа бозу очракларын, түрәме ул, автоинспекция вәкилеме, гади кешеме, гомумән, кем булуына карамастан, теркәү, аннары шул материалларны дәүләт автоинспекциясенә, хакимият органнарына тапшыру, махсус сайтка урнаштыру максатыннан урамнарда патрульлек итү өчен җиһазландырылган бу автомобильнең мөмкинлекләре белән якыннан танышырга Республикка ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов та киләчәк. Һәрхәлдә, идарәдәгеләр шуны раслый. Россия автомобильчеләр федерациясенең Казангына түгел, Уфа һ.б. төбәкләре вәкиллекләреннән дә килүләре көтелә.

Россия автомобильчеләр федерациясенең Казан вәкиллегеннән алынган мәгълүмат буенча, быел 1 июньдә илебез төбәкләрендә старт алган шушы проектка автосалоннарның берсе машина биреп торган. Өслегенә төсле график схема, төгәлрәге, киң генә горизонталь  сары тасмага кызыл язу төшерелгән (аны алып, патрульда яшерен генә дә йөреп була) әлеге “тимер ат”ка 4 видеокамера урнаштырылган, радиостанция, алкотестер, диктофон кебек бу эштә кирәкле җиһазлары да бар, инде ягулыкны экспресс-анализаторлар, GPS-трекерлар белән җиһазлау ниятләнә. Болар барысы да юлларда тәртип, димәк, иминлек булдыруны күздә тотып эшләнә, ди алар.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot