news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ЮХИДИ: 2018 елдан соң юл һәлакәтендә үлүчеләр саны кискен артачак
Бу, беренче чиратта, машина йөртүчеләрнең картаюы һәм автопаркның искерүе белән бәйле.
Скопировать ссылку
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). 2018 елдан соң Россиядә юл һәлакәтендә үлүчеләр саны кискен артачак. Бу, беренче чиратта, машина йөртүчеләрнең картаюы һәм автопаркның искерүе белән бәйле, дип яза «Известия».
Юл-транспорт һәлакәтләренә каршы көрәштә куллану күздә тотылган төп чаралар – камераларның санын арттыру, машина йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә икътисади яктан стимуллаштыру, шулай ук «югары технологияле электрон техника» һәм «нәтиҗәле чаралар»дан файдалану.
Россиядә юл-транспорт һәлакәтләре көн саен булып тора, юлларда өлкәннәрнең дә, балаларның да гомере өзелә. Күптән түгел Краснодар краенда йөк машинасы катнашындагы һәлакәттә биш кешенең гомере өзелде. Түбән Новгород өлкәсендә фура белән бәрелешү аркасында – ике, Свердловск өлкәсендә автомобильнең юл читенә төшеп китүе аркасында шулай ук ике кеше үлде, өчесе тән җәрәхәтләре алды. Болар – соңгы көннәрдә теркәлгән юл һәлакәтләренең бик аз өлеше генә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot