news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юградагы фаҗигадан соң Алабуга Яңа елда туристларсыз калырга мөмкин

Яңа ел ялларында музейга килү өчен алдан сөйләшенгән экскурсия төркемнәре шушы көннәрдә заявкаларын кире алган.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Быел күптән түгел Ханты-Манси автоном округында автобуста баручы балалар төркеме юл-транспорт һәлакәтенә юлыкканнан соң, Алабугага Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән туристлар килмәскә мөмкин. Алабуга дәүләт тарих- архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына алдан броньлаштырылган күпсанлы экскурсия төркемнәре килмәүләре турында хәбәр иткәннәр. Бу хакта бүген Татарстанда узачак бәйрәм чараларына багышланган матбугат конференциясендә Алабуга музей-тыюлыгы генераль директорының музей эшчәнлеген җәелдерү буенча урынбасары Тәнзилә Агишина җиткерде.

«Без күп кунаклар каршыларга әзер. Безнең Алабуга балалары гына килеп, башка төбәкләрдән балалар килмәсә, кызганыч, билгеле», – диде директор урынбасары.

Тәнзилә Агишина Иван Шишкин музей-йортында узачак «Сәүдәгәрләр шәһәренең кышкы күңел ачышлары» театральләштерелгән Яңа ел чарасын анонслап узды. Аның сүзләренчә, XIX гасыр стилендәге костюмнардан үтәчәк чарага килүчеләр туй йолалары, халык дәвалау чаралыры, төрле уеннар белән танышачак, балалар өчен матур уеннар, ярышлар оештырылачак.

«Әзерләнгән ике әкият программасында балалар үзләре дә катнаша алачак. Безгә балалары белән килүчеләр Америка персонажлары түгел, үзебезнең татар һәм рус геройлары катнашындагы тамашалар әзерләнүе өчен рәхмәт белдереп китә. Музейда бик кызыклы «XIX гасыр балалар модасы» күргәзмәсе эшләячәк, ул безнең Мәскәү мода музее белән берлектә оештырылды», – дип сөйләде директор урынбасары.

Сәүдәгәрләр шәһәренең кышкы күңел ачышларын кышкы каникулларда Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы да оештырачак. Биредә чын чыршы белән Яңа ел чарасы сәүләгәр Пудуруев йортында узачак. Өлкәннәрне сәүдәгәр йортында шәмнәр яктысында «Яшел яр» ансамбле катнашында узачак Раштуа музыкаль-әдәби кичәсенә көтеп калалар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100