news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югра татарлары үз-үзеңне изоляцияләү чорында өйдә калырга өнди

Ханты-Мансийск автономияле округының Югра милли-мәдәни оешмалары рәисләре «Югра. Өйдә калабыз» акциясен башлап җибәрде.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Ханты-Мансийск автономияле округының Югра милли-мәдәни оешмалары рәисләре «Югра. Өйдә калабыз» акциясен башлап җибәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Югра. Өйдә калабыз» акциясенә махсус төшерелгән видео аша кушылырга тәкъдим итәләр. Алар төбәк халкын үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә өндиләр. Югра халкына үз-үзен изоляцияләү чорында өйдә калырга кирәклеге әйтелә.

Нижневартовск шәһренең «Ватан» татар милли-мәдәни оешмасы рәисе Альберт Хәлиуллин бар кешене дә үз-үзеңне изоляцияләү чорында өйдә калырга чакыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot