news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югра татарлары «Яшьлек» ансамблендә катнашырга теләүчеләрне чакыра

Ханты-Манси автономияле округы-Юграның «Яшьлек» төбәк ансамбле яңа сезонда репетицияләр үткәрә башлады.

«Ансамбльгә кушылырга һәм сәхнәдә балкырга теләүчеләр «Яшьлек» коллективына рәхим итсен», - диелә Ханты-Манси автономияле округы-Югра Татар яшьләре берлегенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәрдә.

Коллективны Когалым шәһәрендә узачак «Милли аш-су фестивале»ндә, шулай ук Шәһәр көне бәйрәмендә чыгыш ясарга чакырганнар.

Яңа сезонда коллектив татар мәдәниятен популярлаштыру юнәлешендә эшләячәк. «Яшьлек» ансамбленең бай репертуары төрле милләт һәм дини конфессия вәкилләре арасындагы дуслык һәм килешү шәһәре, мәдәнияте зур үсеш алган төбәк буларак округны гастрольләрдә танытырга мөмкинлек бирәчәк, диелә бу хәбәрдә.

Коллектив өчен яңа этап башлана, аның алдында тагын да җитдирәк бурычлар тора. «Яшьлек» шулай ук күп гасырлык традицияләрне саклаучы ансамбль булып калачак, иҗади яңалыклар кертеп, татар мәдәнияте, вокал һәм биюләре белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүен дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100