news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югра татарлары УрманФест бәйрәменә әзерләнә

Ханты-Манси автономияле округы-Югра татар яшьләре берлеге УрманФест бәйрәме үткәрергә әзерләнә. Бу хакта Берлек ВКонтакте челтәрендә хәбәр итә.

Әлеге чара ел саен җәй уртасында уза. Аңа әзерлек турында «Умка» өстәмә белем бирү үзәгендә түгәрәк өстәл артында Татар яшьләре берлеге, «Мирас» клубы һәм татар юнәлеше активистлары җәмәгатьчеләренең очрашуында сөйләшкәннәр.

Очрашуда киләсе сезонда узачак чаралар турында фикер алышканнар, эшлисе юнәлешләрдә бурычларны билгеләгәннәр.

Биредә Габдулла Тукайның «Туган тел»е, Рәсүл Гамзатов һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләренә язылган җырлар яңгыраган.

«Умка» үзәгендә «Мирас» хатын-кызлар клубы төрле кием һәм аксессуарларга татар бизәге төшерергә, чигәргә, бәйләргә өйрәтүче мастер-класслар үткәрә. Клуб әгъзасы Эльмира Авзалова өлкәннәр һәм балалар өчен татар теле дәресләре алып бара. Үзәктә иң кечкенә балага да шөгыль табарга мөмкин, биредә 8 айлык балалар өчен дә дәресләр бар. «Умка» төбәктә иң яхшыларның берсе дип танылды, дип хәбәр итә Татар яшьләре берлеге.

news_right_1
news_right_2
news_bot