Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Югра татарлары «Арантур йолдызлары» фестивален оештыра
Юграның Совет районы татарлары милли-мәдәни автономиясе грант откан.
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Югра татарлары «Арантур йолдызлары» фестивален үткәрә. Чара Ханты-Манси автономияле округының Совет районы татарлары милли-мәдәни автономиясе проектлар бәйгесендә яулаган грант акчасына оештырылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Олимп» физкультура-сәламәтләндерү комплексының «Арантур» ял базасы язучылар, музыкантлар һәм рәссамнарның очрашу урыны була. Ике көн эчендә яшь шагыйрьләр, прозаиклар, рәссамнар һәм актерлар өчен биш мастер-класс уза.
Моннан тыш, теләгән һәркемне курчак ясарга өйрәтәләр. Шулай ук иҗади эшләр күргәзмәсе оештыру күздә тотыла. Юграның оешуына 90 ел тулуга багышланган видеоролик күрсәтәләр.
Фестивальдә катнашу өчен район китапханәсе сайты аша гариза тапшырырга мөмкин, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз