Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Югра Сабан туенда Әлмәт районы Татарстанны тәкъдим итте
Юграда бәйрәмне 10 мең кунак караган.
(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). 23 июнь көнне Ханты-Мансийск автоном округында – Югра шәһәрендә Әлмәт районы Татарстанны тәкъдим итте. Сургутта – Әлмәтнең дус шәһәрендә татар милли бәйрәме Сабантуй узды. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлмәт делегациясе составында җәмәгать эшлеклеләре, Татарстанның танылган артистлары, фольклор, эстрада, бию, театр коллективлары, спортсменнар, татар милли кухнясы профессионаллары, журналистлар бар иде.
Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин җылы каршы алган өчен рәхмәтләрен белдерде. Һәм дус шәһәрләр – Әлмәт белән Сургутның уртак яклары бик күп дип билгеләп үтте.
Сургут Дәүләт университеты театры каршындагы мәйданда халык хуҗалыклары ясалган, анда милли һөнәрләр тәкъдим ителгән иде. Халык осталары уздырган мастер-классларда теләгән һәркем катнаша алды. Нефть скважинасы формасында ясалган зур бавырсак Сургут халкы өчен тәмле күчтәнәч булды.
Сабантуйда традицион конкурслар узды, ә ир-атлар көрәш ярышында бил алышты. Җиңүегә тәкә тапшырдылар. Югарда узган бәйрәмне 10 мең кеше караган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз