news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югра Думасы рәисе Борис Хохряков Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнде

Кичә, 10 июньдә, Нижневартовскида Сабан туенда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзил Зиннәтуллин «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» Югра Думасы рәисе Борис Хохряковка Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырды.

Борис Хохряков Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурамы рәисе Васил Шәйхразыевка ышанычы өчен рәхмәтен белдерде. Бу турыда Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Халык милли уеннары һәм ярышларыннан: көянтә асып һәм капчык киеп йөгерү, канат тартышу, капчык бәрешү һәм, билгеле инде, иң төп ярыш – татарча көрәш булды. Сабан туе һәркемдә онытылмаслык тәэсирләр калдырды, көч, энергия өстәде һәм яхшы кәеф бүләк итте», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100