Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Югорск татарлары тәүге тапкыр шәһәркүләм Нәүрүз бәйрәме уздырачак
Югорск шәһәрендә ел саен үткәрелүче Сабан туеннан калышмаслык итеп, Нәүрүзне 26 мартта шәһәр паркында уздырырга әзерләнәләр.
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Россиянең Ханты-Манси автоном округындагы Югорск шәһәрендә җирле “Болгар” татар һәм башкорт иҗтимагый оешмасы шәһәр күләмендә беренче тапкыр зурлап, Нәүрүз бәйрәмен үткәрергә әзерләнә. Шәһәр хакимиятенең мәгълүмати сәясәт идарәсендә хәбәр итүләренчә, бәйрәмне 26 мартта шәһәр паркында уздырырга ниятлиләр.
Фарсы һәм төрки милләтләрдә яз көне бәйрәм ителүче Нәүрүзнең программасы җыр-моңга, милли уен-ярышларга, милли аш-суга бай булыр, Югорск шәһәрендә ел саен үткәрелүче Сабан туеннан калышмас, дип вәгъдә итә оештыручылар. Сабан туен биредә җәй көне Югорскидан алты чакрым ераклыкта урнашкан ачык һавадагы музее – “Суеват Пауль” территориясендә уздыру традициягә кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз