news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Йегәнле – үзенчәлекле авыл

160 йорттан торган Югары Йегәнле авылы районда бердәнбер татар авылы булып сакланып калган

(Төмән, 9 март, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Исәт районы елгалары, күлләре, авыллары атамаларында татар компоненты саклануы белән дә борынгы татар җирләре икәнлеген күрсәтеп тора. Мәсәлән, анда Бишкуль дигән рус авылы бар. Узган гасырның 70 нче елларында гына анда Бишкен дигән татар авылы юкка чыккан.
Шулай итеп, 160 йорттан торган Югары Йегәнле авылы районда бердәнбер татар авылы булып сакланып калган. Анда татарлар гына яши, шунлыктан, замананың барлык үзенчәлекләре үтеп керсә дә, йегәнлеләр милли гореф-гадәтләрне күз карасыдай саклап яшиләр икән, үзара фәкать себер-татар телендә сөйләшсәләр дә, гомумтатар әдәби телгә ихтирамнары гаять югары дәрәҗәдә, мәктәптә әдәби тел укытылырга тиеш, дигән нык фикердә торалар йегәнлеләр, алар алдына кирәкме балаларның мәктәптә туган телне өйрәнүләре, дигән сорау куюның кирәге дә юк. Әдәби телгә карата булган мондый уңай караш мәктәп күләмендә үткән “Таң йолдызы” бәйрәмендә дә ачык чагылды. Өлкәнең һәр татар авылына да хас күренеш түгел бу.
Авыл - мөстәкыйль муниципаль үзидарә берәмлеге, бик зур булмаган, “Заречный” дип аталган эре терлек фермасы – акционерлык җәмгыяте, медицина пункты, балалар бакчасы, тулы булмаган урта мәктәбе, тергезүне көткән клубы бар. Инфраструктурасы, фермасы авыл халкының бер өлешен эш белән тәэмин итә, ләкин яшьләрнең барсына да эш юк, шунлыктан алар, авылларын бик яратсалар да, эш эзләп читкә китеп урнашырга мәҗбүр.
Авылны авыл итеп саклап торучы төп мәдәни учак – мәктәп. Анда быел 48 бала укый, киләсе елда 50 бала булачак, ди мәктәп директоры Әлфия Камалова. Район җитәкчеләренең мәктәпне ябу турында сүз кузгатканнары юк икән, районда татар балалары гына укыган бердәнбер мәктәп булуын һәм якында гына бернинди авыл булмавын исәпкә алып, бәлки мәктәпне япмаслар, дигән өметтә яшиләр йегәнлеләр. Авыл суларын Исәт (Исеть) елгасына коя торган Йегәнле (Ингалинка) елгасы буенда урнашкан, элек аның балыгын ашаган авыл халкы. Тик хәзер балыгы ашарга ярамый икән, елганың суы фенол белән зарарланган, ә үзләре өчен хайван-кош итен, иләк-җимешне мул җитештерәләр.
Өлкәнең башка татар авылларыннан аерып торган тагын бер үзенчәлеге бар Югары Йегәнленең: авылның һәр йорты мамыклы кәҗә асрый, авыл күп еллардан бирле мамык шәлләре белән дан тота, мамыктан шәлләр, кофталар, бияләй-оекбашлар бәйләп сату белән шөгыльләнә. Кәҗәләрнең төрле төстә - ак, кара, соры, көрән- булулары да уникаль хәл.
Мамык эше һөнәребез ярдәмендә без матди яктан мохтаҗлык күрмибез, тормышыбыз нык, диләр авыл кешеләре.
Югары Йегәнле кәҗәләренең дә үз тарихы бар. Әйбәт мамыклы, затлы нәселле Алтай кәҗәләре узган гасырның 30 нчы елларында колхозга кайтартылган булган, колхоз хөкүмәткә кәҗә мамыгы җитештереп тапшыру белән шөгыльләнгән. Бөек Ватан сугышыннан соң ниндидер сәбәпләр аркасында колхоз бу эшне туктаткан, кәҗәләрне йортларга хезмәт хакы урынына өләшкән. Шуннан бирле авыл халкы мамыктан әйберләр бәйләп сату белән шөгыльләнә, мамык осталары белән дан тота.
Югары Йегәнле кәҗәләрен күрше Ялутор районы татар авылларының иң зурысы Аслана һәм аның тирәсендәге башка авылларда да аерым гаиләләр булдырганнар үзләрендә, алар да кәҗә мамыгыннан бәйләү белән шөгыльләнә. Башка районнарга Алтай кәҗәләре никтер таралмаган.
Төмәннән 110 чакрымда утырган Югары Йегәнле аша Упорово районына асфальт юл үтә, шулай булуга карамастан, сәнгать коллективлары бик сирәк килә икән бу авылга, шуңа да зур бәйрәм итеп, югары кунакчыллык күрсәтеп каршы алдылар йегәнлеләр Татар мәдәнияте көннәре кысаларында үткәрелгән бу чараны.
Күптән түгел сайланган Югары Йегәнле муниципаль берәмлеге җитәкчесе Зенфира Хәсәнова быел авылда район Сабантуен үткәрәчәкбез, дип белдерде һәм “Дуслык” ансамблен Сабантуйга чакырып калды.

news_right_1
news_right_2
news_bot