news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары Йегәнле авылында Татар мәдәнияте көне булып үтте

Төмән районының Исәт (Исетский) районында бер генә татар авылы бар – Югары Йегәнле (йегәнле – камышлы), анда тормыш, милли рух сүнми

(Төмән, 9 март, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Борынгы татар җирләрен тәшкил иткән Исәт районында бер генә татар авылы сакланып калган - Югар Йегәнле. Аңа охшаш Түбән Йегәнле авылы чиктәш Заводоуковский районы кысаларында калган, ул да үз районына бердәнбер татар авылы.
Борын-борыннан һөнәрле халык яшәгән бу авылларда, камыштан чыпта ясап сату төп шөгыльләренең берсе булган, шуңа да ике авылны да Йегәнле
( камышлы) дип атаганнар.
7 нче мартта Югары Йегәнле (Верхний Ингал) авылында өлкә Татар мәдәнияте көннәре кысаларында “Таң йолдызы” балалар һәм зурлар фестивале булып үтте, анда Төмән шәһәренннән Хәким Мирхәйдәров җитәкчелегендәге “Дуслык” Халык җыр ансамбле дә катнашты.
Жюри составында өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәриятенең башкаручы мөдире Тимергали Мирасов, өлкә татарлары Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова һәм Төмән районы Индрәй авылы Мәдәният йорты директоры, һәвәскәр композитор Җәмилә Рәхимовалар булды.
Бәйрәм 10 укытучы 48 укучыны укыткан тулы булмаган урта гомумбелем бирү Югары Йегәнле мәктәбе укучылары чыгышы белән башланып китте. “Таң йолдызы” бәйрәменә укучылар бик тырышып җырлар, биюләр, яттан шигырьләр әзерләгәннәр, матур итеп милли киемнәр теккәннәр, бик бай кулланма сәнгать әсәрләре, милли ашлар күргәзмәләре оештырганнар, авыл халкы дәррәү җыелып килгән. Район Мәдәният сарае хезмәткәрләре музыка аппаратуралары белән килгәннәр ярдәмгә.
Йегәнлеләрнең кәефләре бәйрәмчә иде, балалар рухланып җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Тик аларның чыгышларыннан балаларны җырга, биюгә өйрәтүче белгеч юклыгы күренеп чыкты. Мәктәптә музыкант һәм әзерлекле җыр укытучысы юк икән. Ә менә шигырьләрне бер дә тотлыкмый, матур яңгырашлы итеп яттан сөйләп бирделәр алар. Балаларның әдәби татар телен яратканнары күренеп, сизелеп торды. Аларны шигырьләрне әдәби яңгырашта сәнгатьле итеп укырга татар теле укытучысы Флора Фәтхуллина белән рус теле укытучысы Зөләйха Камалова бергәләп өйрәтәләр икән. Аларның рус теле белән татар теленең һәм әдәбиятларның уртаклыгына таянып, чагыштыру ысулы белән алып баруларының уңай нәтиҗәләре балалар чыгышында да чагылды.
Жюри әгъзалары Тимергали Мирасов белән Вәлимә Ташкалова җыр, бию һәм сәнгатьле сөйләүчеләр, кул эшләре, милли аш осталары арасыннан җиңүчеләрне атап, дипломнар тапшырдылар. Ә менә Мәдәният көннәренең 14 нче мартта Төмән шәһәрендә үтәчәк Гала-концертына бер генә укучыны да алмадылар. Укытучылар фикеренчә, шигырь сөйләүчеләр арасыннан иң яхшысы Гала-концертта катнашырлык дәрәҗәдә, дигән фикердә калдылар. “Таң йолдызы” фестиваленең Гала-концертларында сәнгатьле татар сүзенең бик аз яңгыравын искә алганда, читтән карап тыңлап утыручыларның күңелендә дә районның бердәнбер татар мәктәбеннән саф татар телендә бер шигырь сөйләүчене алу фестивальнең йомгак кичәсенә зыян китермәгән булыр иде, ялгыз гына утырган татар авылы балаларының рухын күтәрү бәрабәренә акланыр иде, дигән уй-фикер калды.
Балалардан соң Югары Йегәнленең зурлары да җырлап чыгыш ясадылар. Милли җыр-моңнарны яраталар икән бу авылда, тик музыкант, мәдәният белгече генә юк аларга ярдәмгә.
Бәйрәм “Дуслык” ансамбленең зур концерты белән тәмамланды. Җаннары җырга-моңга сусаган йегәнлеләр: “Таңга кадәр тыңлар идек җырлавыгызны” – дигән сүзләр белән олы рәхмәтләрен белдерделәр “Дуслык” Халык җыр ансамбле җырчыларына .
20 елдан артык яшәп иҗат итүче “Дуслык” ансамбле әгъзалары үзләре дә тирән канәгатьлек хисе кичерделәр йегәнлеләргә бай программа тәкъдим итүләреннән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100