Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Югары вазыйфалар биләүче түрәләргә дәүләт идарәсе буенча гыйльми дәрәҗәгә ия булу бурыч итеп куелачак
Моннан тыш, һәр федераль дәүләт органында кадрларны оптимальләштерү үткәрергә кирәк булачак
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). 2015 елдан югары вазыйфалар биләүче затлар, аларның урынбасарлары һәм ведомстволарда департаментлар җитәкчеләре дәүләт идарәсе буенча доктор яки мастер дәрәҗәсе алырга тиеш булачак. РФ Хөкүмәтендә дәүләт гражданлык хезмәтен үстерү программасы проекты әзерләнгән, аны 2015-2018 елларда гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Программаның бер пункты буенча югары категориядәге дәүләт хезмәткәрләре дәүләт һәм муниципаль идарә буенча мастер һәм дәүләт идарәсе докторы өстәмә профессиональ программалар буенча мәҗбүри һөнәри әзерлек узарга тиеш булачак. Түрә бу гыйльми дәрәҗәләрдән башка җитәкчелек вазыйфасын били алмаячак дип планлаштырыла.
Бу программаны эшләү турындагы карар май ахырында РФ Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарәче кадрлар резервы мәсьәләләре буенча комиссия утырышында кабул ителде. “Программаны гамәлгә ашыру гражданлык хезмәте институтын үстерү буенча чараларны гамәлгә кую мөмкинлеге бирәчәк”, - дип билгеләп үттеләр РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында.
Мәҗбүри гыйльми дәрәҗәдә алудан тыш, һәр федераль дәүләт органында кадрларны оптимальләштерү үткәрергә кирәк булачак, дип хәбәр итә «Известия».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз